Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә алимент түләтү мәсьәләләренә багышланган бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде
Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләренә багышланган бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
1нче адвокат үзәге адвокаты Элеонора Граханцева, Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгенең эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Светлана Дементьева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге юрисконсульты Эльвира Юнысова катнашты.
Бу көнне хокукый ярдәм сорап, элекке ирләре алимент түләмәгән балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 2 хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган кыенлыкларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде, дип хәбәр итә Әлмәт районы социаль яклау идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз