news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә алданган пенсионерлардан акча алучы 15 яшьлек үсмерне тоткарлаганнар

Әлмәттә мошенниклар алдаган пенсионерлардан акча алган 15 яшьлек курьерны тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, аферистлар өлкән яшьтәге кешеләргә шалтыраткан һәм үзләрен хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштырган. Алар үз корбаннарына якыннары юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан һәм җинаять җаваплылыгыннан качу өчен акча кирәклеген әйткән. Пенсионерлар барлык җыйган акчаларын курьерга биргән, ә шикләнелә торган егет акчаны мошенникларга күчергән.

Тикшерү вакытында яшүсмернең өч пенсионердан 600 мең сумнан артык акча алуы ачыкланган.

Ул тоткарланганнан соң, курьер эшен социаль челтәрдән табуы, ә хезмәте өчен мошенникларга җибәрелгән сумманың 10 процентын алуы турында сөйләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100