news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә актриса Зәкия Туешевага истәлек тактасы ачылды

Бүген Әлмәт театры актрисасы һәм режиссеры, ТАССР халык артисты Зәкия Туешевага Әлмәттә истәлек тактасы ачылды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан. Истәлек тактасын Туешева Муса Җәлил урамындагы 41а йортында урнаштырдылар.

Театр коллективы тантанага артистның элеккеге коллегаларының истәлекләренә нигезләнгән программа һәм концерт әзерләгән иде. Зәкия Туешева катнашкан спектакльләрдән фотосурәтләр күргәзмәсе оештырылды.

Зәкия Туешева 1919 елда Самара өлкәсендә бер кечкенә генә авылда туган, Казанда Татар академия театрының актерлык студиясендә осталыкка өйрәнә, ә 1942 елда 23 яшендә үз теләге белән фронтка китә. Сугыштан соң республика театрларында эшли, ә 1951 елда Әлмәт драма театрына актриса булып күчә.

1966 елда ул режиссер-куючы итеп белгеләнә, ул вазифада лаеклы ялга киткәнче эшли. 1990 елда, театр иҗади кризис кичерә башлагач, коллектив үтенече буенча ул баш режиссер сыйфатында кайта. Туешева үзенең 99 яшьлек юбилее алдыннан өч көн кала вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100