news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә актив озын гомер мәктәбендә сиксәннән артык пенсионер шөгыльләнгән

Әлмәттә актив озын гомер мәктәбендә сиксәннән артык пенсионер шөгыльләнгән
Фото "Татар-информ" архивыннан

Әлмәттә «Мирас» спорт комплексында сентябрь ахырында актив озын гомер мәктәбе эшли башлады. Анда сиксәннән артык пенсионер шөгыльләнгән. Мәктәптә өйрәнү өчен дәвалау физкультурасы, сулыш гимнастикасы, скандинав йөреше, йөзү дисциплиналары тәкъдим ителә.

Әлмәттә сәламәтләндерү үзәге ачылды. Алар физик активлык белән шөгыльләнүдән тыш, психологик консультацияләр дә ала. Өлкәннәр пульмонологлар һәм неврологлар киңәшләрен дә алган.

Ул Кызыл Хач җәмгыятенең республика бүлеге һәм «Татнефть» компаниясе гранты инициативасы белән ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot