Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә әдәби лабораториягә гаризалар кабул ителә
Әлмәттә әдәби лабораториягә гаризалар кабул ителә. «Әгәр дә сез татар яки рус телендә язасыз икән; сюжетның уртасында туктап калгансыз икән; үз стилегезне булдырасыгыз килә икән; авторлар, мөхәррирләр һәм остазлар белән эшләргә телисез икән; димәк, ЛитЛаб сезгә кирәкле программа», дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Сезне редакторлар белән эшләү; лекцияләр, воркшоплар һәм редакторлык сессияләре; кечкенә төркемнәрдә куратор ярдәме; финалда экспертлар алдында презентация ясау көтә.
Иң яхшы авторларның язмалары җыентыкта басылачак, җиңүчеләрне шулай ук бүләкләр, китап бастыру яки кыска метражлы фильм төшерү мөмкинлеге көтә.
Катнашуга өчен гариза 15 июньгә кадәр кабул ителә. Катнашу — бушлай, тик башта сайлап алу турын узарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз