news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Әдәби атнакич» проектының икенче сезоны тәмамланды

Әлмәттә «Әдәби атнакич» проектының икенче сезоны тәмамланды

25 июньдә Әлмәттә шәһәр паркында «Әдәби атнакич» мәдәни проектының икенче сезонын йомгаклау уңаеннан «Җәйләр матур җыр белән» дип исемләнгән концерт узды. Кичә нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырлардан торды. Чарада нефть башкаласыннан гына түгел, Лениногорск, Азнакай, Түбән Камадан да иҗатчылар катнашты.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы белән берлектә «Әдәби атнакич» мәдәни проектын 2024 елның ноябреннән бирле тормышка ашыра. «Рухият» җитәкчесе Алинә Мостафина үз чыгышында «Әдәби атнакич»нең төбәкнең мәдәни тормышындагы мөһим урын алып торуын билгеләп үтте.

«Проект талантлы шагыйрьләрне, язучыларны, композиторларны берләштерә, укучыларны, тамашачыларны аларның иҗатлары белән якыннанрак таныштыра. Ә монда, паркта, агачлар шаулавы арасында, ачык һавада очрашуның үзенең бер тылсымы бар. Һәр җыр, һәр шигырь табигать кочагында үзгә төрле яңгырый — иркенрәк, күңеллерәк», — диде Мостафина.

Чараны журналист, алып баручы, җырчы Ләйсән Галиева һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрының җырчы артисты Фаил Сафиуллин алып барды. Концерт программасы Клара Булатова, Нур Әхмәдиев, Энҗе Мөэминова кебек инде бакыйлыкка күчкән шагыйрьләрнең мәңге онытылмас җырлары белән башланып китте.

Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр төрледән-төрле проектларны тормышка ашыруда кулга-кул тотынып эшләгән «Татнефть» компаниясенә, шәһәр администрациясенә, Әлмәт татар драмтеатрына, китапханәләргә һ.б. партнёрларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук өч иҗатчыга — Марсель Гарипов, Гөлчәчәк Садретдинова һәм Резеда Хәертдиновага «Габдулла Тукайның тууына 140 ел» истәлек медале белән бүләкләнү турындагы дипломнар тапшырды. Язучылар бу дәрәҗәле бүләккә татар әдәбиятын үстерүгә, пропагандалауга керткән зур өлешләре, иҗади хезмәтләре, Татарстан Язучылар берлеге үткәргән чараларда актив һәм нәтиҗәле катнашулары өчен лаек булды.

Концерт программасына барлыгы 25 җыр кертелгән иде. Аларны 15 җырчы һәм «Кәләем» ансамбле башкарды. Яңгыраган җырларның күбесен — «Шушы яктан, шушы туфрактан без», «Бәхет төне», «Бәхетем син минем» һ.б. — тамашачылар сәхнәдәге артистлар белән бергә җырлады.

«Әдәби атнакич» мәдәни проектының өченче сезоны көзен ачылачак дип көтелә.

Резедә Шәмсуллина

Татарстан язучылар берлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot