news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Әдәби атнакич» проектының чираттагы чарасы узды

Әлмәттә «Әдәби атнакич» проектының чираттагы чарасы узды
Фото: ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсеннән

18 декабрьдә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында традициягә әверелгән «Әдәби атнакич» проектының чираттагы чарасы узды. Ул Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзаларының Ачык утырышы форматында үтте. Бу хакта ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, «Татнефть» хәйрия фонды, Бөтендөнья татар конгрессының шәһәр бүлеге, «Кызыл каурыйлар», «Гөлстан», «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәләре вәкилләре, Әлмәт татар дәүләт драма театры, «Ак калфак», «Туган як», «Татар гаиләсе» иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, журналистлар да катнашты. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр 2025 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, иҗади елга нәтиҗәләр ясады һәм 2026 елга бурычларга тукталды.

Фото: © ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсеннән

Аның сүзләре буенча, 2024 елның 15 ноябреннән 2025 елның 15 декабренә кадәр, ягъни 13 ай эчендә 140тан артык чара уздырылган. Шуларның чама белән 60 тирәсе язучыларның үз көчләре белән, 80нән артыгы «Татнефть» хәйрия фонды, Әлмәт районы администрациясе, Әлмәт татар драмтеатры, мәгариф, мәдәният идарәләре, китапханәләр, иҗтимагый оешмалар һ.б. белән берлектә оештырылган. Бу нефть төбәгенең күренекле язучыларын искә алуга багышланган әдәби кичәләр, язучыларның мәктәп укучылары, студентлар белән очрашулары, үзләренең юбилей кичәләре, китап укучылар конференцияләре, семинарлар, фестивальләр, бәйгеләр, остазлык дәресләре, социаль учреждениеләрдәге хәйрия акцияләре һ.б.

«2025 елда Нәфисә Сабирҗанова, Зинаида Захарова, Миңзифа Әхмәтшина, Мөҗәһит Әхмәтҗановлар матур юбилей кичәләрен үткәрделәр», — диде Равил Сабыр. Шулай ук узып баручы ел эчендә Татарстан Язучылар берлегенә Әлмәттән өч кеше әгъза булып кергән: Резеда Хәертдинова, Зөлфия Сираиева һәм Артур Ибраһимов.

Дүрт язучының иҗаты шактый югары бәяләнеп алар төрле әдәби премияләргә лаек булган. Рухия Ахунҗанова белән Зинаида Захаровага — балалар әдәбияты өлкәсендәге А. Алиш премиясе, Рәмзия Габделхаковага — проза өлкәсендәге Ф. Хөсни премиясе һәм Әлмәт районы хакимиятенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиясе, Равил Сабырга — «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова премиясе тапшырылган. 22 майда нефть башкаласына килеп Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән бергә «Татнефть»нең генераль директоры Наил Мәганов, район башлыклары, башка җитәкчеләр әлеге сәхнә әсәрен карадылар.

Әлмәт бүлегенә караган язучыларның 11 китабы дөнья күргән. Болар «Клара Булатова: сөю кыйссасы» (төзүчесе Р. Шаһиев), А. Ибраһимовның «Галәмне гизгән татар» пьесалар җыентыгы, шулай ук Г. Садертдинованың «Салма мине сары сагышларга», М. Әхмәтшинаның «Шәүлегән», Р.Сабырның «Абага алмачы ачы була» пьесалар җыентыгы, Л. Фәттахова, Л.Фәрхетдинова, Р. Фәрхетдинова, Е. Аничкина, З. Захароваларның балалар һәм зурлар өчен китаплары.

2025 елның 12 февралендә ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге» дип исемләнгән сәхифә ачылды. 15 декабрьгә биредә нефть регионында яшәп иҗат итүче язучыларның эшчәнлеге турында 334 пост урнаштырылды (айга уртача 33-34 пост). Аларның һәрберсе кимендә өч-дүрт (ә гадәттә җиде-сигез) фото һәм видеоязмалар белән бирелә. Иң мөһим яңалыкларны Татарстан Язучылар берлеге сайты, «Татар-информ» хәбәрләр агентлыгы, башка матбугат чаралары үзләрендә бастырып чыгара.

«Әлмәт язучылар оешмасы төбәкнең мәдәни тормышында актив роль уйный, — диде үз чыгышында Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин. — Язучылар берлеге белән уздырылган чаралар мәдәният һәм мәгариф системасы эшчәнлегенең төп юнәлешләрен тәшкил итә. «Татнефть» компаниясе белән берлектә тормышка ашырылган яңа проектлар укучыларга, студентларга һәм педагогларга әдәби мөхит тудыруга, киләчәк буыннарны тәрбияләүгә ярдәм итә, Әлмәтнең мәдәни ландшафты тагын да баетыла һәм тартымлы итә».

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров үзе җитәкләгән «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлеге һәм җирле хакимият белән берлектә уздырылган чаралар, киләсе елга планнар турында сөйләде.

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры гыйнвар аенда старт алган драматургия семинарына басым ясап сөйләде.

Фото: © ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсеннән

«Без бу эшкә ни өчен тотындык? Чөнки драматургиянең театрдан артта кала башлаганын сизендек, — диде Фәридә Исмәгыйлева. — Драматургия бит әле ул көзге генә түгел, зурайтучы пыяла да. Ул кичә, бүген ниләр булып ятканын гына түгел, иртәгә ни буласын да күрсәтергә, җәмгыятьтән бер адым алда барырга тиеш. Драматурглар гына түгел, гомумән бөтен язучылар да шундый булырга тиеш. Башыңнан үткәннәрне генә сөйләп әллә кая ерак китеп булмый».

«Өч көндә ничек пьеса язарга?» дип аталган семинар-интенсивның беренче турында 14 кеше катнашкан. Аннары «Татнефть» хәйрия фондының финанс ярдәме белән белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләреннән чакырылган театр белгечләре катнашында икенче туры узган һәм февраль-март айларында бу лабораториянең өченче туры, ягъни финалы булачак дип көтелә. Ул сигез авторның пьесалары буенча куелган эскизларны карау һәм җиңүчеләрне билгеләүдән гыйбарәт булачак.

«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина Әлмәт язучылар оешмасы белән бергәләп тормышка ашырыла торган «Әдәби атнакич» мәдәни проектына тукталды. Иҗат, әдәбият белән кызыксынган мәктәп укучылары, студентлар белән очрашуларга яшь, тик шул ук вакытта бүген инде исемнәре билгеле шагыйрьләр чакырыла. Аларны кайчандыр, әле иҗат юлына аяк баскан гына мәлдә, «Татнефть» компаниясе С. Сөләймәнова премиясе биреп, яки кызыксындыру премиясе тапшырып, йә булмаса шул премиянең стипендиясен түләгән. Яшь шагыйрьләр өчен бу бердән зур мәртәбә булса, икенче яктан студентлар өчен бик шәп матди булышлык иткән.

Фото: © ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсеннән

«Әдәби атнакич»кә кунак булып килгән Рүзәл Мөхәммәтшин, Дания Нәгыйм, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Дарина Мороз, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова һ.б. — барысы да «Татнефть»кә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Май һәм июнь айларында «Әдәби атнакич» Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында уздырылган. 29 майда чараның төп геройлары Әлмәт шагыйрьләре булган. Тамашачылар алдында Людмила Аланлы, Рәмзия Габделхакова, Рәфкатъ Шаһиев, Гүзәлия Галләмова, Зинаида Захарова, Нәфисә Сабирҗанова, Резеда Хәертдинова, Екатерина Аничкина һәм шулай ук прозаик, публицист Илүсә Нәбиуллина, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясаган. Июнь аенда шул ук сәхнәдә Нәфисә Сабирҗанованың бенефисы узды. Алинә Мостафина ышандырып әйтте, әлеге проект 2026 елда да дәвам итәчәк.

2026 елга планнарга килгәндә Г. Тукайның, М. Җәлилнең, С.Сөләйманованың, Әлмәт язучылар бүлеген оештыручы Ә. Маликовның, башка күренекле язучыларның юбилейларын матур һәм мәртәбәле итеп уздыру, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, башка районнарда әдәби процессны активлаштыру, яшь каләм ияләрен барлау, аларның иҗатларын үстерүдә булышу өчен яңа формалар куллану турында сүз барды.

«Без язучыларның да, хезмәттәшләребезнең дә яңа идея-тәкъдимнәрен тыңларга, көчтән килгәнчә аларны тормышка ашырырга һәрвакыт әзер! Әйдәгез, бергәләп эшлик!» — дип тәмамлады Ачык утырышның рәсми өлешен Равил Сабыр.

Аннары «Ачык микрофон» форматында чыгышлар булды. Чарада катнашкан һәркем үз идеяләрен, тәкъдимнәрен әйтә ала иде, шулай ук яңа шигырьләр дә укылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot