news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 90 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар хәрбиләргә оекбашлар бәйли

Әлмәттә 90 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар хәрбиләргә оекбашлар бәйли

Әлмәт районының Кәләй станциясе авылында махсус операциягә ярдәм итүче волонтерлар арасында 90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә бар. Алар финанс яктан ярдәм итә, гуманитар ярдәм җыюда катнаша, хәрбиләргә җылы оекбашлар бәйли.

Мария Дворцова унөч яшендә Бөек Ватан сугышы солдатларына оекбашлар һәм перчаткалар бәйләгән булган. «Мин ул сугыш вакытында да бәйләдем. Унөч яшемдә идем», - дип сөйли активистка.

Ул сугыштан соң зур гомер уза – Мария Алексеевна 42 ел башлангыч мәктәптә эшли. Бүген, 93 яшендә, ул янәдән фронтка ярдәм итә.

«Әле ярдәм итә алам бит. Эшли алганда эшләргә кирәк», – ди ул.

Любовь Петрова да көченнән килгәнчә ярдәм итә. Ул сугыш башлангач туган. Әтисе яу кырында үлгән, озакламый әнисе дә вафат булган. Аңа кечкенәдән бик күп сынаулар аша узарга туры килгән. Бүген ул махсус операция хәрбиләре илне саклаганда читтә кала алмый.

«Анда минем оныклар гына түгел бит, анда бик күп балалар көрәшә. Ярдәм итәргә кирәк. Мин посылкалар да җибәрдем, оекбашлар да бәйлим», - дип сөйләде волонтер.

Галия Козлова 78 яшендә волонтерлар штабына финанс ярдәме тапшыра. Туган илгә ярдәм итәргә тырышабыз. Егетләребез тизрәк җиңеп кайтсын өчен», - диде ул.

Кәләй станциясе волонтерлар штабы 2022 елдан бирле эшли. Бу вакыт дәвамында волонтерлар меңләгән окоп шәме, азык-төлек продуктлары, хуҗалык товарлары, шәхси посылкалар җибәргән. Хәзер биредә маскировка челтәрләре үрәләр – бүген 152нче челтәргә керешкәннәр.

Материал Маргарита Трегубенко катнашында әзерләнде.

Фотоларны Маргарита Трегубенко тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot