news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 9 майда бәйрәм салюты булмаячак

Әлмәттә 9 майда бәйрәм салюты булмаячак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әлмәттә быел Җиңү көнендә бәйрәм салюты булмаячак. Әмма шәһәрдә 9 майда якты һәм истәлекле вакыйгалар үткәрелә. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева Җиңү көненә планлаштырылган чаралар турында сөйләде.

07.00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексында шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре, уку йортлары чәчәк салачак.

Җиңү көнен бәйрәм итүнең рәсми өлеше Ленин мәйданындагы төп сәхнә янында 10.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм мөхтәрәм кунакларның котлавын турыдан-туры трансляцияләү белән башлана.

10.20 сәгатьтә шәһәрнең югары һәм махсус урта уку йортларында тәрбияләнүчеләрнең, шулай ук «Юнармия» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең тантаналы парады башлана. Һава шартлары начар булган очракта, мәктәп укучыларының парадта катнашуы туктатыла.

Алга таба төп сәхнәдә шәһәр һәм район артистлары белән иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты була.

Кичке программа 17.00 сәгатьтә Ленин мәйданында башлана. 19.00 сәгатьтә «Бер минут тынлык» бөтенроссия акциясе уза.

Программаны «Марш» төркеме, ВИА «Хит» кавер-төркеме тәмамлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100