Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә 8 нче төзәтү колониясенең бер бинасы яна
Әлмәттә 8 нче төзәтү колониясенең бер бинасында янгын чыккан. Бу хакта region116.dtp.official и «Альметьевск 1» Telegram-каналлары хәбәр итте.
Янгын бүген кич булган. Видеоларда күренгәнчә, утның биеклеге берничә метрга җитә. Шаһитлар әйтүенчә, бу урынга ашыгыч хезмәтләр килгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әлеге вакыйгага комментарий бирмәделәр. Алар федераль җәзаны үтәү хезмәтенең ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр. Анда җавап бирмәделәр. Колониядә дә янгын турында мәгълүмат белеп булмады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз