news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре ясау цехы ачылды

Әлмәттә хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре ясау цехы ачылды
"Әлмәт таңнары"

Әлмәттә Базовая урамы, 18Б адресы буенча фронттагы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре ясау цехы ачылды.

Оештыручылар сүзләренчә, материалларны актив алып киләләр, бина бар, әмма челтәрләрне тизрәк ясап, фронтка җибәрү өчен, өстәмә куллар бик кирәк. Челтәрләрне ничек эшләргә икәнен белмәсәгез, бер дә борчылмагыз. Биредә сезгә барысын да аңлатып, күрсәтеп бирәчәкләр. Бу турыда «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Мәктәп яшендәге балалар белән килегез, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтегез, аларны бер сәгатькә генә булса да гаджетлардан аерыгыз. Сезне көн саен 8.00 сәгатьтән көтеп калабыз», - дип әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итә оештыру-чылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100