news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 2027 елда төзекләндереләчәк объект билгеләнде

2027 елда Әлмәттә Төзүчеләр проспектындагы хастаханә шәһәрчеген төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте.

Территория «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында узган рейтинг тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә сайланды. Хастаханә шәһәрчеген яңарту проекты өчен 15 меңнән артык кеше тавыш биргән.

Район башлыгы сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм нефть компанияләре ярдәме белән территориядә эшләр бара. Проектны гамәлгә ашыру эше киләсе елда да дәвам итәчәк.

Тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә икенче урынны Герцен урамындагы җәяүлеләр зонасын ремонтлау проекты, ә өченче урынны Бигәш елгасы яр буен төзекләндерү проекты яулаган.

Фотосурәтләрне Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot