news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 2025 елда ишегаллары төзекләндереләчәк кешеләр белән очрашулар башланды

Әлмәттә 2025 елда  ишегаллары төзекләндереләчәк кешеләр белән очрашулар башланды
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә 2025 елда Татарстан Рәисенең «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар башланды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Әлмәт таңнары».

Һәркем үз ишегалдын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кертә алсын өчен ел саен ким дигәндә өч очрашу үткәрелә. Беренче очрашуда төзекләндерүнең беренчел схемасы күрсәтелә, аны киләчәктә белгечләр, яшәүчеләр фикерен исәпкә алып, эшлиләр. Барлык очрашулар тәмамланганнан соң проектлаучылар төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерли башлаячак, алар апрельдә төзелеш эшләре башланырга өч көн кала тәкъдим ителәчәк.

Җыелышта кураторлар программа турында сөйли, ә халык үз идеяләре һәм теләкләре белән уртаклаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100