Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә 181 эшсез граждан теркәлгән
Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны агымдагы елның 1 мартына 181 кеше тәшкил иткән, узган ел 667 кеше эшсез калган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» «Россия эше» кадрлар үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.
Шулай итеп, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,16 процент. Эш бирүчеләр 2023 елның 1 мартына 1380 хезмәткәргә ихтыяҗ белдергән.
Агымдагы елның 1 мартына хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты вакансиягә 0,13 кеше тәшкил итә.
2023 елның гыйнвар-февраль айларында мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 279 кеше мөрәҗәгать иткән. 158 граждан эшкә урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз