news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 1500нче сабый туган

Әлмәт шәһәренең юбилеен бәйрәм итү алдыннан ЗАГС идарәсендә туу турында 1500нче акт язмасы теркәлгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Евгений һәм Татьянаның 29 октябрьдә кызлары туа, аңа Мирослава дип исем кушалар. Татьяна һәм Евгений гаиләсе күп балалы. Өйдә Мирославаны абыйлары Дмитрий, Степан һәм апасы Кира шатланып каршы алачак

«Татьяна район башкарма комитетының ЗАГС идарәсе белгече дә, ул безнең дус коллективның бер өлеше булып тора, ул системада биш елдан артык эшләде», - дип хәбәр итә ЗАГС.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100