news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 1232 һәм 1234 полк хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыя башладылар

12 майдан 16 майга кадәр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю ачык. Әлмәттә 1232 һәм 1234 полкларга гуманитар ярдәм җыя башладылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Хәрбиләр өчен юу чаралары, кырыну кирәк-яраклары, паста, теш щеткалары, дымлы тастымаллар, сөлгеләр, урын-җир, юрган, кием (футболка, оекбаш, эчке кием, термобелье), аяк киеме һәм җылы киемнәр, шулай ук медикаментлар, азык-төлек кирәк.

1232 һәм 1234 полкларга исемле шәхси посылкалар да кабул ителә.

Гуманитар ярдәмне Ленин урамы, 21 адресы буенча урнашкан яшьләр үзәгендә кабул итәләр.

Штаб көн саен 8.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Кирәкле мәгълүматны алу өчен сез һәрвакыт түбәндәге телефон номерына мөрәҗәгать итә аласыз: 8 (8553) 26-01-01.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100