news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 123 миллион сумга троллейбус сатып алырга җыеналар

Әлмәт районы башкарма комитеты 123 млн сумлык троллейбуслар сатып алачак. Биш яңа троллейбус шәһәр эчендә пассажирлар йөртү өчен кулланылачак. Башкаручы компания белән контракт төзелгән, документ дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Яңа транспорт тәбәнәк идәнле, автоном йөрешле, 107 кеше сыйдырышлы, видеокамералар һәм электрон мәгълүмат таблосы белән җиһазландырылган булачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Җәмәгать транспортын 2023 елның апреленнән июленә кадәр этаплап китерәчәкләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot