news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 1,1 мең кешегә исәпләнгән киноконцерт залы төзеләчәк

Әлмәттә 12,7 млрд сумга 1,1 мең кешегә исәпләнгән киноконцерт залы төзеләчәк, ул үзенең акустикасы буенча дөньяда иң яхшыларның берсе булачак. Бу хакта Татарстан инвестицион советы утырышында хәбәр иттеләр. «Әлмәт таңнары» шул хакта яза.

Залда теләсә нинди музыкаль чаралар үткәрергә мөмкин булачак, ә төп үзенчәлеге – анда урнаштырылган орган уен коралы, ул зур тәрәзәләрдән урамнан күренеп торачак.

Концерт залыннан тыш, бинага шулай ук 50 урынга ике кинозал, 100 кунакка ресторан һәм күргәзмә чаралары өчен ачык мәйданчыклар урнаштырылачак.

Бина «Нефтьче» мәдәният сарае каршында урнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot