news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 10 яшьлек малай өлкән яшьтәге хатын-кызны кыйнаган очракның нечкәлекләре билгеле

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Әлмәттә өлкән яшьтәге хатын-кызны кыйнау очрагының нечкәлекләре турында сөйләде.

Ачыкланганча, Әлмәттә яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз урамда йөргән вакытта 10 яшьлек малайга үзен агрессив тоткан өчен кисәтү ясаган. Моңа җавап итеп үсмер малай аңа рюкзак белән суккан, асфальтка еккан һәм берничә тапкыр аяклары белән типкән.

Элегрәк без балигъ булмаган баланың әнисе ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен профилактик исәптә тора, дип язган идек. Видеоролик таралганнан соң, малай абыйсы белән бергә социаль приютка җибәрелгән. Полиция тикшерү үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot