news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең үзәк паркында шигъри бәйрәм узды

Әлмәтнең үзәк паркында шигъри бәйрәм узды

Әлмәт язучыларының май ахырында шәһәр паркында укучылар белән очрашуы матур гадәткә әйләнеп бара. 28 майда биредә «Күңелнең язгы моңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Бер ел элек тә «Әдәби атнакич» мәдәни проектын тормышка ашыру максатларында шундый ук чара оештырылган иде. Аннан аермалы буларак, быел Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы сәхнәсендә Мөслим язучылары да чыгыш ясады.

«Әдәби атнакич» мәдәни проекты 2024 елның ноябрендә башланган иде. Ел ярым эчендә Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина һ.б. билгеле шагыйрьләр белән очрашулар уздырылды. Бу турыда үз чыгышында проектны оештыручыларның берсе, «Татнефть» хәйрия фондының директоры Эльмира Газизова да басым ясап сөйләде.

«Безнең белән бергә «Әдәби атнакич» проектын гамәлгә ашыручыларга — Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә, Мәгариф идарәсенә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Балаларда каләм әһелләре белән очрашулардан соң шигърияткә, матур әдәбиятка, гомумән, китап укуга кызыксыну туа, алар шул рәвешле яңа белемнәр ала, фикерләрен тупларга, формалаштырырга өйрәнә. Ә белемле балалар — безнең тотрыклы киләчәгебезнең яхшы нигезе», — диде Эльмира Газизова кичәне рәсми рәвештә ачып җибәргәндә.

Нефть төбәге иҗатчылары әлмәтлеләргә шигырь, җыр-моң һәм яхшы кәеф бүләк итте. Фоат Садриев, Людмила Аланлы, Дарина Мороз, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Екатерина Аничкина, Резеда Хәертдинова, Илүсә Нәбиуллина, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар, Лилия Яссир, Гүзәлия Галләмова, Зөлфия Сираиева, Нәфисә Сабирҗанова әдәбият бәйрәменең төп геройлары булды.

Мөслимдә яшәп иҗат итүче олпат язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев нефтьчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Әлмәт искиткеч үзгәрешләр кичергән! Мин яшь чакта Әлмәтнең бер башыннан икенчесенә кадәр җәяүләп узып була иде. Нефтьчеләр шушы җиргә җан кертте, кан кертте, халык күңеленә бәхет, шатлык салды. Рәхмәт аларга! Һәм хәзер дә «Рухият» программасы әдәбиятка, мәдәнияткә зур ярдәм күрсәтә. Мин Әлмәтне, аның халкын, язучыларын яратам, минем барлык шатлыкларымны, кайгыларымны кичергән Әлмәт театрым бар. Мин сезнең белән бергә! Бергә яшәргә язсын», — диде Фоат Садриев.

Көн яңгырлы булуга карамастан, чыгыш ясаучыларның кайнар йөрәкләре һәр тарафка җылы нур бөркеде. Әдәби очрашу күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды, ә Мөҗәһит Әхмәтҗанов курайда Рөстәм Яхинның «Син кайда идең?» җырына язылган музыкасын уйнап күрсәтте.

«Безнең бүлектә гүзәл затлар бихисап, аларның һәрберсе уникаль шәхес, — дип башлады сүзен Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе, драматург, прозаик, журналист, Туфан Миңнуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Равил Сабыр. — Шулай да берсе турында аеруча әйтеп узасым килә, чөнки ул шигырьләр дә, пьесалар да, сценарийлар да яза. Шуның өстенә ул Әлмәт театрында уздырылган күп кенә проектларның авторы һәм режиссёры, ничәмә-ничә спектакльдә төрледән-төрле рольләр башкара, бик матур итеп җырлый. Ул «Ел актеры», Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, «Мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән. Тагын әле ул балаларының яраткан әнисе һәм иренең сөйгән, уңган хатыны да. Боларның барысын да бер кеше булдыра алмыйдыр кебек, тик Резеда Хәертдинова булдыра!» — диде Равил Сабыр һәм шагыйрәгә иҗади активлыгы өчен «Габдулла Тукайга 140 ел» истәлекле күкрәк билгесен тапшырды.

Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе шулай төрле проектларны тормышка ашыруда зур ярдәмен күрсәткән «Татнефть» компаниясенә, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары хакимиятләренә, Мәдәният, Мәгариф идарәләренә, китапханәләргә, Әлмәт театрына, матбугат чараларына һ.б. зур рәхмәтен җиткерде.

«Яңгырлар явып торсын, кояш чыгып торсын, дөньялар имин булсын, без язып торыйк, сез безнең белән очрашуларга йөреп торыгыз, китапларыбызны укый торыгыз!» — диде Равил Сабыр, әдәби-музыкаль кичәне тәмамлап.

Чарада «Рухият» нәшрияты төрле елларда чыгарган китапларның күргәзмәсе оештырылган иде. Кичә ахырында һәркем теләгән басмасына ия булды, алар тамашачыларга бушка тәкъдим ителде.

Әлмәтлеләр үзләренең яраткан шагыйрьләре, язучылары белән бергәләшеп, язгы табигатьнең гүзәллегенә сокланып, иҗатны, рухиятне үз эченә алган кичәнең соңгы мизгелләренә кадәр карап, тыңлап утырды. Очрашу бергәләшеп «Туган тел»не җырлау белән тәмамланды.

Резедә Шәмсуллина

ТР Язучылар берлеге һәм «Татнефть» матбугат үзәге фотолары.

news_right_1
news_right_2
news_bot