news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең Үзәк мәчетендә шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованың кырыгы узды

Әлмәтнең Үзәк мәчетендә шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованың кырыгы узды
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге» төркеме

Бүген, 27 августта, Әлмәтнең Үзәк мәчетендә 20 июльдә вафат булган шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованың кырыгы узды. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге» төркеме хәбәр итә.

Аны мәрхүмәнең ире Равил һәм улы Наил оештырган. Искә алу мәҗлесенә туганнары, каләмдәшләре, дуслары, хезмәттәшләре, күршеләре һ.б. җыелды.

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе урынбасары Рузил Ихсанов Коръән аятьләре укыды һәм вәгазь сөйләде.

«Аллаһка шөкер, миңа Нәфисә апа белән төрле чараларда катнашырга да, аларны бергәләп үткәрергә дә насыйп булды. Аның белән аралашу бик рәхәт иде. Ул мине һәрвакыт бик якын итте, үз улы кебек күреп, сөйләшкән вакытта шундый йомшак итеп дәшә иде, матур сүзләрен кызганмый иде. Нәфисә апабыз Аллаһ хозурына күчсә дә, аның исеме, даны, иҗаты, матур гамәлләре әлхәмдүллиллаһ кала. Монда җыелган һәр кешенең күңелендә Нәфисә апа турында истәлек, ул язган әсәр сакланып калган», — диде Рузил хәзрәт.

Ул басым ясап әйткәнчә, Коръәндә, һичшиксез, һәрбер җан үлемне татыячак, диелгән. Шуңа күрә иртәме-соңмы һәммәбез хуҗабыз янына кайтарылачак. Кайтарылган вакытта безнең белән дәрәҗә дә, абруй да, мал-мөлкәт тә, бернәрсә дә китми, ләкин изге гамәлләр мәет белән китә. Бу гамәлләрне Аллаһы Тәгалә сан ягыннан, күплеге белән түгел, сыйфаты ягыннан бәя бирә. Чөнки кешенең гамәлләре күп булырга мөмкин, ләкин әгәр дә алар ихлас күңелдән, дөрес ният белән, тиешле рәвештә кылынмаган булса, аның күплегеннән мәгънә юк. Аллаһ ризалыгы өчен эшлибезме без бу гамәлләребезне, әллә кеше күрсен, кеше сине мактасын өченме? Гамәлләрегезгә ниятләрдән чыгып бәя куелыр, дигән пәйгамбәребез.

«Нәфисә апабызның күпме изгелек кылганын, нинди ният белән кылганын Аллаһ кына белә, ләкин Нәфисә апаны белгән кешеләр буларак, без аның нияте дөрес булмагандыр дип күзалдына да китерә алмыйбыз. Кеше мактасын өчен нидер эшләү — Нәфисә апаның холкына, аның табигатенә туры килми торган әйберләр. Ул чыннан да милләтем, татар телем яшәсен, татарларым горур булсын, Әлмәтем балкып торсын, гаиләм, балаларым исән булсын дип тырышлык күрсәткән апабыз. Ул безнең мәшһүр татар хатыннарыбызның йолдызы! Нәфисә апабызның изге гамәлләре һәрбарчабызның күңелләрендә һәм тормышларында калды», — диде Рузил Ихсанов.

Шулай ук мәҗлестә катнашучылар Нәфисә Сабирҗанова турындагы истәлекләре белән бүлеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot