Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтнең Түбән Абдул авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды
Әлмәтнең Түбән Абдул авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
«Авылда мәдәнияткә ярдәм итү безнең район, республика һәм тулаем ил эшчәнлегенең мөһим һәм өстенлекле юнәлеше булып кала. Мәдәният йорты бина гына түгел, ул халкыбызның үзенчәлекле мәдәнияте яши һәм сулый торган үзәк. Биредә кешеләр аралашырга, иҗат итәргә, үсеш алырга һәм милли традицияләрне сакларга җыела», - дип билгеләп үтте Айдар Каюмов.
Капиталь ремонт кысаларында мәдәният йортында түбә, фасад ремонтлана, җылыту, эчке бизәү, электромонтаж эшләре башкарыла, җиһазлар сатып алына.
«Авылда мәдәнияткә ярдәм итү мөһим һәм өстенлекле эшчәнлек юнәлеше, нәкъ менә авыл мәдәният учреждениеләре традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телне саклаучылар, Татарстанның күпмилләтле халкының үзенчәлеген һәм иҗатын аларсыз күз алдына китерү мөмкин түгел», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз