news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре конкурста җиңде

Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарәләре узган ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүче булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Конкурсның республика этабына 23 гариза бирелгән.

«Халык белән эш, шәһәр халкының уңай кире элемтәсе, үткәрелә торган җыелышларның саны һәм сыйфаты, сәламәт яшәү рәвешен саклау өлкәсендә эш, мәдәни-массакүләм чаралар, социаль якланмаган категория гражданнарга ярдәм итү, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү, җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендәге эшчәнлек бәяләнде», диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot