news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең Рус Акташында «Өч Спас» бәйрәме бай программа буенча оештырылган

Әлмәтнең Рус Акташында «Өч Спас» бәйрәме бай программа буенча оештырылган
Фото: http://almet-rt.ru

Православие динендәгеләр бал, алма һәм чикләвек Спасын билгеләп узган. Халкыбызның гореф-гадәтләрен Әлмәт җирлегендә дә кадерләп саклыйлар. Рус Акташында «Өч Спас» бәйрәме бик күңелле узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Резедә Исмәгыйлева яза.

Быелгы бәйрәм чаралары авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда оештырылган иде. Концерт программасы авыл үзешчән коллективлары, шәһәр һәм район артистлары белән берлектә әзерләнде. Ярминкә һәм сәүдә рәтләре авылның мәгариф учреждениеләре күргәзмәләре һәм сыйлары белән тулыландырылды. Балалар һәм өлкәннәр өчен аттракционнар: карусельләр һәм батутлар эшләде, мастер-класслар һәм интерактивлар, халык уеннары гөрләп торды.

Ватанны саклаучылар елына багышланган тантана бәйрәмнең кызыклы һәм күңелне кузгатырлык мизгеле булды. Оештыручылар һәм килгән кунаклар бергәләп «Катюша» җырын башкардылар. Соңыннан җирле халык һәм волонтерлар тырышлыгы белән җыелган гуманитар ярдәмне машиналарга төяп махсус хәрби операция зонасына озаттылар.

Чарада шулай ук авылның актив кешеләрен, «Алтын еллар» проекты кысаларында оештырылган «Акташта дүрт дача» бәйгесендә катнашучыларны да бүләкләделәр. Бәйрәм кунаклары өчен «Икмәк барысына да баш», «Баллы җәй», «Өч Спас урамы» кебек матур фотозоналар һәм интерактив нокталар эшләп торды.

«Өч Спас» – игелек һәм яктылык чарасында җырлар яңгырады, кешеләр җылы, кояшлы көнгә сөенделәр. Кунакларны алма, яңа пешкән ипи, коймак, бал белән сыйладылар. Җырлы-биюле композицияләр тамашачыларның күңелен күтәрде, алар бер урында гына утырып тора алмадылар, үзешчән артистлар белән бергә биеделәр дә. Оештыручыларга зур рәхмәт - бәйрәм һәркемгә онытылмас мизгелләр һәм якты истәлекләр бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot