
Экстрим-парк территориясендә Әлмәт муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре өчен чаңгы ярышы оештырылды. Ярышта 80нән артык кеше үз көчен сынап карарга булды. Чара чаңгы спортын популярлаштыру һәм катнашучыларның сәламәт яшәү рәвешен саклау максатыннан оештырылды.
Чаңгычылар, икешәрләп старт алып, 2,2 километр араны узды. Һәр пар 30 секунд саен старт алды. Финал нәтиҗәләренә узылган дистанциянең озынлыгы гына түгел, ә яшь тә йогынты ясады. Катнашучылар кайнар ризыклар белән сыйланды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Ярышлар йомгаклары буенча бүләкләү тантанасын район башлыгы Тимур Нагуманов үткәрде. «Яхшы традицияне алга таба да дәвам итәчәкбез, - диде ул.
Хатын - кызлар арасында Зөлфия Шәйдуллина җиңде, 2 урынны Разилә Әхмәтвәлиева, 3 урынны Наталия Грачева алды.
Ир-атлар арасында Әлмәт муниципаль районы Ттөзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илшат Насыйбуллин җиңүче булды. 2 һәм 3 урыннарны Сәрән авыл җирлеге башлыгы Рифат Рәхимҗанов, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Севастьянов бүлеште.