news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтнең Кичүчат авылы мәдрәсәсендә хәрбиләр өчен сохари киптерәләр

Әлмәтнең Кичүчат авылы мәдрәсәсендә хәрбиләр өчен сохари киптерәләр
Фото: https://almet-rt.ru/

Әлмәтнең Кичүчат авылы мәдрәсәсендә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм эшләре дәвам итә. Бер партия күчтәнәчләрне яңа гына озаттылар һәм кабат 2 маскировкалау челтәре үреп тә бетерделәр, 28 кг сохари киптереп, 5 литрлы су савытларына тутырып та куйдылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Рәфкать Шаһиев яза.

«Уңган кызлар һәм киленнәр! Фронттан хәбәр килде - окоп шәмнәре кирәк. Парафинга заказ бирдек, 1 апрельдә килә. Тиз арада консерва банкалары кирәк - борчак, кукуруз, ананастан бушаганнар ярый, бик ваклар булмасын. Көтәбез. Уңган әбиләр оешмасы», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100