news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз Россия Президенты өчен өйдә тавыш бирде

Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз Россия Президенты өчен өйдә тавыш бирде
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Людмила Березова Россия Президенты өчен өйдә тавыш бирде

Людмила Березова – чын патриот һәм олы йөрәкле кеше үрнәге. Аның тормыш юлы батырлык һәм казанышлар белән тулы. Олы яшендә дә ул бүгенге вакыйгаларга кызыксынуын югалтмый һәм ил тормышында – РФ Президентын сайлауда актив катнаша.

7 мартта Людмила Даниловнага 103 яшь тулган. Ул үз тормыш юлын мәктәпне тәмамлагач, геолог-разведка идарәсендә эштән башлый. Ләкин аның чын сынаулары 1941 елның 22 нче августында, Ерак көнчыгыш чикләрен Япония һөҗүмнәреннән саклау өчен мобилизацияләнгәч башлана. Яшьтәшләре белән Людмила 4 ел, 2 ай һәм 17 көнне алгы сызыкта үткәрә.

Тугрылыгы һәм батырлыгы өчен Людмила Даниловна югары бүләкләргә лаек. Алар арасында 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале, Жуков медале һәм юбилей медальләре. Сугыштан кайткач, ул геолог-разведка идарәсендә эшен дәвам итә һәм 1958 елда ире белән Әлмәткә кайта.

Людмила Даниловнаның ике баласы, өч оныгы, дүрт оныкчыгы һәм бер нәни оныкчыгы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100