news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең Габдрахман авылында әдәбият бәйрәме үтте

Әлмәтнең Габдрахман авылында әдәбият бәйрәме үтте
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Әлмәт районы Габдрахман авылының Туган якны өйрәнү музеенда әдәбият бәйрәме узган. Биредә балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар катнашында матур очрашу оештырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чарада катнашкан балалар язучыларның иҗат дөньясында кунак булган. Алар Лилия Фәрхетдинованың тылсымлы әкиятләрен һәм Резеда Фәрхетдинованың моңлы шигырьләрен укып кына калмыйча, аларны сәхнәләштереп тә күрсәткән. Шулай ук язучыларның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар һәм җырларына ясалган клипларны карау да балалар өчен зур бүләк булган.

Очрашу ахырында кунаклар һәр бала өчен үзләренең китапларын бүләк итеп калдырды. Бу бүләкләр кечкенә укучыларның китапханәсен тагын да баетып, аларны яңа әсәрләр иҗат итәргә дәртләндерер, дип өметләнәбез, дип хәбәр итте оештыручылар.

Чара чәй табыны артында җылы әңгәмәләр белән дәвам иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot