Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында 300 балл җыйган

Әлмәттән чыгарылыш укучысы соңгы өч елда Татарстанда беренчеләрдән Бердәм дәүләт имтиханы буенча 300 баллы булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» республика мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
20нче мәктәпне тәмамлаучы Анастасия Князева рус әдәбияты, рус һәм инглиз телләре буенча югары баллар җыйды.
«Бу иң югары дәрәҗәдә әзерлек нәтиҗәсе! Әлбәттә, бу укытучыларның, остазларның һәм ата-аналарның казанышы. Анастасия республикада максималь нәтиҗә алган бердәнбер кеше булды!» - дип язган үзенең «ВКонтакте» битендә район башлыгы Тимур Нагуманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз