news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтнең «Адымнар» гимназиясендә «Ак калфак» оешмасы бала тәрбияләү турында сөйләште

Әлмәт шәһәре «Адымнар» күптелле гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм «Ак калфак» оешмасы туган телгә багышланган районара түгәрәк өстәл утырышы уздырды.

Очрашуда туган тел, милли тәрбия, ана һәм бала мөнәсәбәтләре турында фикер алышулар булды. Бу хакта әлеге чараны оештыручыларның берсе, татар теле укытучысы Алсу Сәлимҗанова хәбәр итте.

«Очрашуда гимназия укучыларына да сүз бирелде. Укучылар татарча шигырьләр укыды, баянда уйнады, шулай ук бишек җырлары җырлады», – диде Алсу Сәлимҗанова.

«Ак калфак» хатын-кызлары түбәтәй ясау буенча остаханә дә үткәрде.

«Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясендә рус, инглиз, татар телләре бер дәрәҗәдә укытыла. Мондый очрашуларны ешрак үткәрергә уйлыйбыз. Чөнки гореф-гадәтләрне яшь буын вәкилләренә тапшыру, дәвамчанлык булдыру, татар телен үстерү, милләтебезне саклап калу – безнең алда торган бурычлар», – диде Әлмәт районы Мәгариф бүлеге җитәкчесенең милли эшләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100