news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләрне велосипедта йөрергә чакыралар

«26 дюйм» велоберләшмәсе катнашучылары Әлмәт шәһәре һәм районе буенча узышлар сериясенә кушылырга теләүчеләрне кабат чакыра. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында велоактивлык булачак.

30 июльдә 18: 00 сәгатьтә кичке шәһәр заезды узачак. Маршрут озынлыгы якынча 15 километр тәшкил итәчәк.

Төзек велосипед, су һәм шлем алырга онытмагыз, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot