news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтлеләр 7 тонна макулатура җыйган

Әлмәтлеләр 7 тонна макулатура җыйган
Фото: "Әлмәт таңнары" газетасы

Әлмәтлеләр Нефтьчеләр мәйданына икенчел чимал: макулатура, пластик, шешә капкачлары, батареялар алып килделәр. «Агачны бергә коткарыйк» акциясе Әлмәт экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан оештырылган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Мондый икенчел чимал җыюлар елына ике тапкыр үткәрелә. Кайберәүләр монда хәтта гаиләләр белән киләләр. Экология өчен борчылучы әлмәтлеләргә эшкәртүгә тапшырылган чүп - чар өчен үсентеләр бирелде. Яшь җимеш агачлары – алма агачлары, кура җиләге һәм карлыган куаклары Әлмәт питомнигында үстерелгән.

Бүгенге көндә барлыгы 7 тонна макулатура җыелган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100