Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт кешесе мошенниклардан акчасын саклап калган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әлмәттә яшәүче 59 яшьлек ир-ат кич үткәрергә юлдаш эзли һәм аны интим-хезмәтләр сайтында таба. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәтенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Ханым картага 20 мең сум күләмендә алдан түләү сыйфатында акча күчерүне сорый. Ир түләүдән баш тартып, телефонын куя һәм йокларга ята. Аннары аңа төрле номерлардан акча күчерү таләбе белән шалтырата башлыйлар. Төн уртасына кадәр шалтыраталар, ә иртән шалтыратулар яңадан башлана.
Ир-ат бернинди акча да күчермәячәген аңлаткан. Шалтыратулардан тәмам туеп һәм ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Гомумән алганда, ир-атка Мәскәү, Саратов, Удмуртия, Ульяновск, Рязань, Оренбург өлкәләрендә һәм Чувашия Республикасында теркәлгән 14 номердан шалтыратканнар.
Бу факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз