news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт спортчысы ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә бронза медаль алды

Әлмәт спортчысы ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә бронза медаль алды
Фото: Әлмәт спорт идарәсеннән

14-17 апрельдә Вышний Волочек шәһәрендә илнең иң көчле кызлары арасында ирекле көрәш буенча финал ярышлары узды, анда Әлмәтнең олимпия резервындагы спорт мәктәбенә йөрүчеләр дә катнашты.

53 кг авырлыктагы каты көрәшләрдә Эвелина Нестерева югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм психологик ныклык күрсәтеп, 3 урын яулады. Марина Алексеева үз үлчәү категориясендә бишенче позициядә тукталды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Тренерлар: Нәфисуллина Эльмира Равилевна һәм Гаджиев Эдуард Замирович.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100