Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтле Диана Маслахова Россиянең топ-50 «Авыл лидерлары» исемлегенә керде
Мәскәүдә яшь идарәчеләрнең «Авыл лидерлары» бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Россия авыл яшьләре берлеге һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлык химаясендә, «Авыл өчен кадрлар» масштаблы программасы кысаларында, конкурс илнең төрле почмакларыннан бик күп талантлы катнашучыларны җыйды.
Барлыгы 16 544 заявка бирелде, катгый сайлап алу этабын узып, финалга иң яхшылар чыкты — 150 кандидат, бары тик 50се генә җиңүче исемен алды.
Аерым котлауларга Безнең төбәк вәкиле — Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең яшьләр эшләре идарәсенең «яшүсмерләр үзәге» мөдире Диана Радик кызы Маслахова лаек булды, ул конкурс лауреатлары исемлегенә керде һәм җиңүче дигән мактаулы исем алды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз