news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алматадан Казанга беренче поезд юл алды

Юлда булу вакыты 62 сәгать.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Алматада 303/304 нче Алмата – Астана – Казан халыкара пассажир поездын җибәрү тантанасы булды, дип хәбәр итә Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы медиаүзәге.

Алдан әлеге поезд Алмата – Екатеринбург маршруты буенча хәрәкәт иткән һәм Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы мөрәҗәгать иткәннән соң хәзер маршрут Казан станциясенә кадәр озайтылган.

Алматадан Татарстан башкаласына беренче поезд 14 сәгать 30 минутта кузгалган. Юлда булу вакыты 62 сәгать. Состав Караганда, Астана, Күкчәтау, Петропавловск, Екатеринбург станцияләрендә тукталачак. Поезд Казанга 15 декабрьдә иртәнге 5 сәгать 40 минутта килеп җитәр, дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot