news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск шәһәрләренә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде

Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск шәһәрләренә БПЛА һөҗүм итү куркынычы игълан ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.

«Игътибар! Әлмәт, Зәй, Лениногорск шәһәрләренә БПЛА һөҗүм итү куркынычы. Куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк», - диелә хәбәрдә.

13 августта 4:26 сәгатьтә Татарстан территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot