Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт язучылары хастаханәләрдә дәваланучыларга китаплар бүләк итте
Табиблар тәнне дәвалый, китаплар — җанны. Шундый шигар белән 29 июльдә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарындагы хастаханәләрдә дәваланучыларга китаплар бүләк иттеләр. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.
Авырып китеп хастаханәдә бер мәртәбә булса да ятып чыккан кешеләр белә: анда вакыт күп, шул исәптән китап укырга да җитәрлек. Шуңа күрә күпләр үзләре белән яңа китаплар алып киләләр, ә аларны укып чыккач, башкаларга да аларның эчтәлеге белән танышырга мөмкинлек булсын өчен махсус урынга (гадәттә шкаф киштәсенә) куялар. Дәваланучылар шул рәвешле бер-берсе белән китап алышалар. Мондый урыннарны көнбатышта букроссинг дип атыйлар.
Фото: © ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге
Авыруларның сайлап алу мөмкинлекләре күбрәк булсын өчен Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр нефть башкаласы үзәк район хастаханәсендә (биредә 400ләп авыру берьюлы ятып дәвалана ала) китапларны баш табиб Илдар Рәхимуллинга тапшырды. Әлмәтнең районара күп профильле хастаханәсендә, элеккеге «Татнефть» медсанчастендә (428 пациентны тәүлек буена дәвалауга исәпләнгән), бүләкләрне сырхауханәнең гомуми табиблык практикасы бүлеге мөдире Руслан Дәүләтшин, Лениногорск үзәк район хастаханәсендә (175 пациентка исәпләнгән) — баш табиб Равил Шаһиев, Азнакай үзәк район хастаханәсендә (211 пациентка исәпләнгән) — баш табиб Илдар Шиһапов кабул итеп алдылар.
Татар һәм рус телләрендә барлыгы 17 атамадагы китап тапшырылды. Кайсыдыр бер экземплярда, кайсыдыр — икешәр, хәтта өчешәр экземплярлы җыентыклар да бар иде. Тапшырылган барлык китаплар да «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы буенча нәшер ителгән.
2025 ел - Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы. Шул уңайдан күп кенә басмалар патриотик темага багышланган. Мәсәлән, «Адиб Маликов — записки солдата эпохи» китабы Әлмәт бүлеге җитәкчеләренең берсе, күренекле язучы һәм публицист, фронтовик Әдип Маликовның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли. Басмада аның үз әсәрләре дә урын алган.
Хәниф Хәйруллинның «Улларым, сез кайда?» китабында колхозлашу чорлары, авыл кешеләренең сугыш китергән афәтләрне бергәләшеп күтәрүләре, уллары яу кырында калган ананың ачы язмышка дучар булуы, адәм балаларының нинди генә хәлләрдә дә кешелек сыйфатларын югалтмыйча яши алу үрнәкләре, татар авылы кешеләренең намуслы тырыш хезмәтләре аша сурәтләнә.
Фото: © Р Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге
«Соңгы һөҗүм» җыентыгында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә караган сигез фронтовик язучының (Ю. Әминов, Ә. Габиди, И. Зарипов, С. Кальметов, Х. Камалов, Ә. Маликов, Ү. Саттаров, Р. Төхфәтуллин) иҗатлары туплап бирелгән.
К. Алтайскийның «Батырлык» китабында Бөек Ватан сугышы геройларының берсе, татар халкы улы, якташыбыз Барый Абдулла улы Йосыпов — легендар «Катюша» дивизионының беренче командирының тормыш юлы тасвирлана. Александр Маловның «Из глубин памяти» китабында авторның фронттагы яшьлеге һәм аның журналистлык эшчәнлеге турында сөйләүче очерклар укучыны XX гасырның икенче яртысы атмосферасына алып кайта.
Бүләкләр арасында тагын шулай ук Ризаэддин Фәхреддиннең «Мәшһүр хатыннар», Бакый Урманче, Рәшит Әхмәтҗановларга багышланган басмалар, Фоат Садриевның «Көлке көлә килә», Ленар Шәехның «Бар бездә берәү», Рәмзия Габделхакованың «Кышлар үткәч кайтырмын» китаплары, нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче язучы һәм шагыйрьләрнең күмәк җыентыклары да бар.
Табиблар, рәхмәтләрен белдереп, бүләкләрнең бөтенләй көтелмәгән булуын әйттеләр, мондый акциядә беренче мәртәбә катнашабыз, диделәр.
Равил Сабыр үз чиратында аларга авыр, ләкин мактаулы эшләрендә уңышлар, ә авыруларга китап уку рухи дәва булыр һәм алар тизрәк терелер, дигән өмет белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз