Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт язучылары «Ура, авылга!» проектында катнашучылар белән татарча иң озын сүз эзләде
Бүген Әлмәт язучылары Рәмзия Габделхакова, Людмила Аланлы һәм Равил Сабыр Чирмешән районы Әмир авылы мәдәният йортында «Ура, авылга!» проекты буенча оештырылган милли аланда (лагерьда) булып, балалар белән аралашып кайттылар. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.
Очрашуны авыл китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова алып барды. Ул укучыларны кунакка килгән язучылар белән кыскача таныштыргач, сүзне әдипләрнең үзләренә бирде. Алар мәктәп елларын искә төшерделәр, кечкенә чакта шулай ук зур язучы абый-апалары белән очрашулары турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар, табышмак әйтешү уенын оештырдылар, татар телендәге иң озын сүзне эзләделәр (очраштыргалаштыргалаганнардыр), ә Людмила Аланлы үзенең дәртле җырларын башкарып күрсәтте.
Моңардан тыш язучылар күпсанлы сорауларга җавап бирделәр.Әлмәт язучылары Әмир авылы китапханәсенә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» нәшрияты чыгарган китапларны, үзләренең җыентыкларын һәм шәхси китапханәләреннән алып килгән басмаларны бүләк иттеләр. Очрашу ахырында «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр оешмасының Чирмешән җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Җамалетдинова балалар белән очрашуга килгән өчен зур рәхмәтен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз