news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт язучылары июньдә мәктәп укучылары белән җиде очрашу үткәргән

Әлмәт язучылары июньдә мәктәп укучылары белән җиде очрашу үткәргән

Әлмәт районында балалар өчен оештырылган мәктәп яны җәйге лагерьлары үз эшен тәмамлый. Иртәгә, 26 июньдә, лагерь ябылу тантаналары узачак. Нефть башкаласы язучылары җәйнең беренче аенда укучылар белән җиде очрашу уздырган.

Алар үсеп килүче буынны китаплары белән таныштырган, әсәрләреннән өзекләр укып, балачакларындагы кызыклы, мавыктыргыч очраклар турында сөйләгән, балаларның сорауларына җавап биргән. Мондый очрашулар үсеп килүче буында туган телгә, китапларга карата мәхәббәт тәрбияләргә, иҗади фикерләү сәләтен киңәйтергә ярдәм итә.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр дүрт очрашуда катнашкан. Мәсәлән, 16 июньдә ул язучы, шагыйрә Зөлфия Сираиева белән 11нче мәктәптә укучылар белән әдәбият, китап уку, туган телне онытмауның әһәмияте, Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат иткән зур язучы-шагыйрьләр, татар драмтеатры турында сөйләшү алып барган. Чара татар халкының «Чума үрдәк, чума каз», «Түбәтәй» һәм башка җырлы-биюле уеннары белән аралаштырып барган. Балалар Габдулла Тукай, Александр Пушкин шигырьләрен укыган, татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итүдә осталыгын күрсәткән.

18 июньдә Зөлфия Сираиева Колшәрип урта мәктәбенә килгән. «Дуслык» лагеренда, Әлмәт районында оештырылган башка лагерьлардагы кебек үк, балаларның ялы бик күңелле үтә. Биредә төрле халыкларның уеннарына багышланган фестиваль, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән уеннар, музейга экскурсия, олы яшьтәгеләр ярдәм итү акцияләре оештырыла. Шулай ук «Спорт көне», «Һөнәрләр көне», «Гаилә көне», экология һәм әйләнә-тирә дөньяны саклау, иминлек кагыйдәләренә багышланган чаралар да уздырылып тора.

«Балалар бик актив булды! Шигырь язу серләре турында күп кызыксындылар. Шигырь кайчан туа? Сез темаларны ничек табасыз? Шундый һәм шуңа охшаш сораулар бирделәр. Минем шигырьләрне дә сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр», — дип бүлеште шагыйрә.

19 июньдә Равил Сабыр һәм Зөлфия Сираиева Тайсуган авылы төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән аралашып кайткан. Ә 22 июньдә Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиядәге очрашуда Миңзифа Әхмәтшина һәм Равил Сабыр катнашкан. Алар укучыларга балачаклары, китап, әдәбият, театр дөньясы турында сөйләгән, үзләренең балалар өчен язылган «Яшәгән ди кәбестә», «Табылдык», «Ак әби» исемле китаплары белән таныштырган. 23 июньдә шушы ук язучылар «Адымнар» күптелле мәктәбенең җәйге лагеренда булган. Алар укучыларны үзләренең китаплары белән таныштырган, әдәби ребуслар чишәргә өйрәткән, ә балалар шигырьләрне сәнгатьле укуда һәм төрле сүзләрне татарчадан русчага тәрҗемә итүдә ярышкан.

Апалы-сеңелле Фәрхетдиновалар Әлмәтнең 4нче мәктәбенең һәм 10нчы лицееның җәйге лагерена йөрүче укучылар белән очрашкан. Резеда Фәрхетдинованың «Балачак җыры» халыкара конкурсында җиңгән «Светофор» җырына «Шаян-ТВ» төшергән клипны, Лилия Фәрхетдинова әкиятләренә укучы балалар төшереп «Мультфест» конкурсында җиңү яулаган мультфильмнарны караганнан соң, нәни артистлар язучы апаларының әкиятләрен сәхнәләштереп, китапларындагы табышмакларны чишеп, җырлап-биеп үзләренә бүләккә китаплар алды.

Һәр очрашуда Әлмәт язучылары балаларга һәм мәктәп китапханәсенә үзләренең җыентыкларын, шулай ук «Татнефть» компаниясенең «Рухият» нәшрияты чыгарган балалар өчен матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән китапларны бүләк иткән.

Резеда Шәмсуллина

Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot