Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт яшьләре туйларына 100 мең сумлык грант откан
Әлмәт яшьләре туйларына 100 мең сумлык грант откан. Алар - Рәлиф Галимов һәм Таңсу Миңнебаева. Яшьләрнең мәхәббәт тарихы алты ел элек концертта башлана, ә быел май аенда Ралиф сөйгәненә тәкъдим ясый. 22 августта аларның туйлары була.
Алар конкурста катнашу өчен гариза бирә һәм «Татарстанның яшь парларына грантлар» сертификатына ия булалар. Грант күләме 100 мең сум тәшкил итә, яшьләр аны туй оештырганда куллана алачак.
Быел җәй көне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Яшьләр эшләре министрлыгы бөтен ил өчен уникаль булган «Яшь парларга грантлар» социаль проектын эшләтеп җибәрде. Ул яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен булдырылган һәм 2025 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз