news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча иң яхшысы дип танылды

Әлмәт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча иң яхшысы дип танылды
Фото: Әлмәт муниципаль районының матбугат хезмәтеннән

Казан шәһәрендәге Яшьләр министрлыгында Татарстанның төрле шәһәрләрендә яшьләр сәясәте эшенә йомгак ясадылар. 2022 елда Татарстан муниципаль берәмлекләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге буенча Әлмәт муниципаль районы республиканың барлык районнары һәм шәһәр берәмлекләре арасында 1 урынны алды. Бу хакта Әлмәт муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, икенче ел рәттән Әлмәт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда иң яхшысы дип табылды. Икенче урында - Чаллы, өченчедә – Түбән Кама шәһәре.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot