news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт янындагы трассада булган авариядән соң ике автомобильгә ут капкан

Бүген Татарстанның Әлмәт районында, Тихоновка бистәсе янында өч автомобиль катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, Volkswagen автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Renault машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Франция машинасына ут капкан һәм ул юл читендә торган Mercedes йөк автомобиленә килеп сыланган. Шуннан соң йөк машинасын да ялкын телләре ялмап алган.

Авария нәтиҗәсендә Volkswagen автомобиленең пассажиры, шулай ук Renault машинасының йөртүчесе һәм пассажиры, биш яшьлек баланы да кертеп, хастаханәгә озатылган. Урында автоинспекторлар эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot