news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт янындагы шәхси йортта чыккан янгында бер ир-ат үлгән

Аппаково авылында шәхси йорт яна дигән хәбәр бүген төнлә килде. Бу хакта «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, 62 яшьлек йорт хуҗабикәсе янгын сигналын ишетеп уянган. Ул аяклары авырта торган 65 яшьлек ир-атны өйдән чыгарырга тырышкан. Булдыра алмагач, янган йорттан үзе чыккан. Янгын сүндерүчеләргә шалтырата һәм ярдәмгә күршесен чакыра.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, күршесе янган йорттан тәрәзә аша ир-атны аңсыз хәлдә алып чыга һәм аны табибларга тапшыра. Табибларның тырышлыкларына карамастан, ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында үлә.

Хатын-кыз зыян күрмәгән. Янгынның мәйданы 79 квадрат метр тәшкил итә.

Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

news_right_1
news_right_2
news_bot