news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт янында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

Татарстанның Әлмәт районында Миңлебай авылыннан ерак түгел тимер юл кичүендә «Газель» һәм тагын дүрт автомобиль бәрелешүе турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итте. Алар сүзләренчә, «Газель»нең тормозлары эшләми башлаган һәм ул каршы якка очып төшкән. Видеога караганда, йөк машинасы һәм ике җиңел машина бәрелешүдән соң кюветка очып киткән.

«Татар-информ»га билгеле булганча, «Газель» йөртүчесе интервалны сайламаган һәм өч автомобильгә тиеп киткән, шуннан соң тагын бер җиңел машина белән бәрелешкән. Ике баланы да кертеп, 5 кеше җиңелчә җәрәхәтләр алган. Хәзерге вакытта аларны табиблар тикшерә.

Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot