Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт яңа җәмәгать киңлеге эшләү өчен 100 миллион сумнан артык грант откан
Әлмәттә яңа җәмәгать киңлеге барлыкка киләчәк. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы уңай шәһәр мохитен булдыру проектларының VI бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясады. Без 100-200 мең кеше яшәгән шәһәрләр номинациясенә гариза бирдек. Әлмәт-җиңүчеләр арасында! Без 106 млн сумлык грант оттык!», - дип хәбәр итә район башлыгы Тимур Нагуманов.
Якындагы ике елда Әлмәт сусаклагычы ярында яңа җәмәгать киңлеге барлыкка киләчәк. Чаңгы яратучылар өчен монда ел әйләнәсендә павильон барлыкка киләчәк, ә җәйге ял өчен комлык, барбекю зоналары һәм су янында воркаутлар төзекләндереләчәк. Проектта әлмәтлеләр балык тоту өчен яраткан урын да сакланган. Яр буенда чаралар үткәреләчәк.
Грант акчалары сусаклагычны төзекләндерү проектын гамәлгә ашыра башларга мөмкинлек бирәчәк, әмма аны гамәлгә ашыру «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән генә мөмкин булачак.
Проект авторлары-«Архитектурный десант» җитәкчелегендә dot.bureau һәм BUREAU PERIFERIA консорциумы. Проектны әзерләүне Татарстан шәһәрләрен үстерү институты алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз