news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт хастаханәсендә пациентлар өчен буккроссинг китап киштәсе булдырылды

Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсендә беренче тапкыр буккроссинг иҗтимагый китап киштәсе оештырылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Аны хирургия корпусы холлына урнаштырдылар. Проектның инициаторы – баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары Светлана Мурзина.

Пациент ошаган китапны уку өчен бушлай алырга, аны кире кайтарырга яки алмашка икенчесен калдырырга мөмкин.

Китап әйләнеше шулай барлыкка килә. Китап кулдан кулга сәяхәт итә, икенче гомер ала, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot