news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт хастаханәсендә Казан медицина университетының база кафедрасы эшли башлады

Әлмәт хастаханәсендә Казан медицина университетының база кафедрасы эшли башлады
Фото: Әлмәт районара күп профильле хастаханәсеннән

Казан дәүләт медицина университеты кафедрасы Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе базасында эшли башлады. База кафедрасы КДМУ факультеты составына керә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» дәвалау учреждениесенә сылтама белән хәбәр итә.

Мөдир итеп медицина фәннәре кандидаты Илдус Мостафинны билгеләделәр. Яңалыкның төп максаты - булачак табибларны хастаханә шартларында көндәлек медицина эшчәнлегендә катнашу юлы белән практик әзерләү, шулай ук төбәккә яшь белгечләрне җәлеп итү.

Дүрт студент һәм ике ординатор белем бирү учреждениесенә килгәннәр инде. Әлмәттә алар тугыз ай торачак.

Хастаханәнең баш табибы Гөлсинә Шәмсиева билгеләп үткәнчә, кафедраның нәтиҗәле эшләве өчен барлык шартлар да тудырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100