Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт хастаханәсе табиблары MAX аша 600дән артык телемедицина консультацияләре үткәрде
Ел башыннан бирле Әлмәттә MAX мессенджеры аша 600дән артык телемедицина консультациясе уздырылды. Бу хакта «Татар-информ» га Әлмәт үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Телемедицина консультацияләре – ул көндезге кабул итүне алыштыру түгел, ә уңайлы өстәмә корал. Алар табибка пациент белән элемтәдә калырга һәм сәламәтлектәге үзгәрешләргә оператив җавап бирергә ярдәм итә», - дип билгеләде медицина учреждениесенең баш табибы Алмаз Алиуллин.
Әлмәт үзәк район хастаханәсендә Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы сервислар актив үсә. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең мөһим өлеше булып дистанцион консультацияләр, табибка онлайн-язылу, хастаханә кәгазен ябу һәм электрон рецептлар тора.
Цифрлы сервисларны үстерү «Белешмәләр икътисады» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз