news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт хәрбие махсус операциядә батырлык күрсәткән

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Телеграм-каналында алгы сызыктан яхшы хәбәр җиткерде. Әлмәттән хәрби хезмәткәр, лейтенант Ирек Сафин хәрби хәрәкәтләр вакытында батырлык һәм профессиональлек күрсәтә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

«Донецк Халык Республикасының Михайловка торак пункты районында җиһазландырылган күзәтү постында булганда, дошман һөҗүм иткән подразделение белән Сафин оста җитәкчелек иткән», - дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы.

Лейтенант личный составка грамоталы һәм төгәл приказ бирә. Аның гамәлләре нәтиҗәсендә группа дошман атакасын югалтуларсыз кире кага һәм куелган бурычны үтәүне дәвам итә.

Нагуманов билгеләп үткәнчә, әлмәтле хәрби хәрәкәтләр вакытында үзен оста һәм инициативалы хәрби хезмәткәр буларак таныткан. Өйдә хәрбине хатыны һәм улы көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100